Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ут афәте:Шырпысыз да кабынырлык...

22 август көнне көндезге сәгать 3тә Бөгелмәнең Тухачевский урамындагы агач йортта янгын чыга. 64 нче часть янгын сүндерүчеләре 5 минут дигәндә урынга барып җитәләр, бу вакытта өйнең чардагын һәм түбәсен тулысынча ялкын телләре ялмап алган була инде. Барлыгы 40 квадрат метр мәйданга зыян килә. Бөгелмә районы янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән...

 

22 август көнне көндезге сәгать 3тә Бөгелмәнең Тухачевский урамындагы агач йортта янгын чыга.

64 нче часть янгын сүндерүчеләре 5 минут дигәндә урынга барып җитәләр, бу вакытта өйнең чардагын һәм түбәсен тулысынча ялкын телләре ялмап алган була инде. Барлыгы 40 квадрат метр мәйданга зыян килә. Бөгелмә районы янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Д. Артемьев әлегә ут чыгуның сәбәпләре ачыкланмаганлыгын әйтә. Шырпысыз да дөртләп кабынырлык бу көннәрдә ут афәтеннән бигрәк тә сак булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса