Яңалыклар

Урманчылар яңа елга әзер: чыршы бәяләре билгеле

Татарстан урманчылыкларында яңа ел алдыннан һәр төп чыршы-нарат җитди күзәтү астында булачак.


Яңа елның төп бизәге булган ылыслы агачларны кисү һәм чыгару аукционда җиңү яулаган урман хуҗалыкларына сату-алу килешүләре буенча гына башкарыла, дип хәбәр иттеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан. Республиканың чыршы базарына 18493 данә урман гүзәле, 54 тонна чыршы ботаклары чыгарыла. Ылыслы агачлар 250-300 сум тора.