Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын

Быел 2 май – Ураза гаете узачак. Бу мөбарәк бәйрәм шәһәребез һәм авылларыбыз мәчетләрендә сәгать 6да Коръән укудан башланачак. 6 сәгать 30 минутта имамнар бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк.

Изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәмгә мөселманнар ныклап әзерләнә. “Бөгелмә авазы” хәбәрчесе Ураза гаете көнне нәрсә эшләргә кирәк, ә нәрсә эшләргә ярамый икәнлеге турында Бөгелмә шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновтан белеште.

– Хәзрәт, ни өчен рамазан аен Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип әйтәбез?

– Чөнки бу ай айларның солтаны. Рамазан аенда Раббыбыз Аллаһы Тәгалә хаклыкны батылдан аеручы Коръән Кәримне иңдергән. Кешелеккә соңгы пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) пәйгамбәр итеп тәгаенләде.

– Бу изге айның бүләкләре шуның белән генә тәмамланмыйдыр...

– Рамазан аенда күк һәм җәннәт ишекләре ачыла, ә җәһәннәм ишекләре ябыла. Бу айда барча кичәләрдән дә мөбарәк булган Кадер кичәсе бар. Рамазан ае – ул тәравих намазын уку ае булып тора.

– Ураза тотучы Кыямәт көнендә нинди дә булса өстенлекләргә ия буламы?

– Ураза тотучы Кыямәт көнендә әлбәттә өстенлекләргә ия була. Чөнки ул җәннәткә әр-Рәййан дигән ишектән керә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак” (Бохари).

– Гает нәрсәне аңлата?

– Гает гәрәп теленнән “бәйрәм” дип тәрҗемә ителә. Гает сүзенең асыл мәгънәсе “әйләнеп кайтү”, Ураза бәйрәме ел саен әйләнеп кайта.

– Ураза гаетен ничек үткәрергә?

– Бәйрәмгә чыгар алдыннан госел алып, матур кием киеп, миск (исле май) сөртеп чыгу – сөннәт. Гает намазына госел алып баруны бар галимнәр дә хуп күргән. Мәчеткә барганда бер юлдан, ә кайтканда башка юлдан бару сөннәт. Бәйрәм көнендә өйдән чыкканнан алып имам хөтбә сөйләргә чыкканчы Аллаһы Тәгаләне тәкбир әйтеп мактау хуп күрелә. Бәйрәм көнендә мөселманнар бер-берсен котларга тиеш. Сәхабәләр бу көндә очрашкан вакытта бер-берсенә “Тәкаббәләллаһу миннә уә минкум!” – дип әйтә торган булган. Тәр-җемәсе: “Аллаһ сездән дә, бездән дә кабул итсен”. Бу көндә ата-аналарыбызны, балаларыбызны, туганнарыбызны һәм бөтен якын кешеләребезне берәр ничек шатландырырга тиешбез. Шулай ук кардәшләребезгә кунакка барып, хәлләрен белешеп, күңелле әңгәмәләр белән вакыт үткәрү дә яхшы гадәт.

– Ураза гаетендә коймак пешерү мәҗ-бүриме?

– Ураза гаетендә коймак пешерү мәҗбүри түгел ләкин ул безнең әти-бабаларыбызның матур гореф-гадәте.

– Гает бәйрәмендә тагын нинди йолалар үтәү мәҗбүри?

– Гает бәйрәмендә йолалар үтәү мәҗбүри түгел. Аларны эшләү яхшы гамәл булып тора.

– Гает намазы ничек укыла?

– Гает намазы ике ракәгатьтән гыйбарәт һәм җәмәгать белән мәчеттә укыла. Аның вакыты кояш чыгып бераз күтәрелгәннән соң өйлә намазына хәтле. Гает намазлары алдыннан азан да, камәт тә әйтелми. Аны үтәгәндә алты өстәмә тәкъбир әйтелә. Бе-ренче рәкәгатьтә сәнә догасын укыгач намаз укучылар кулларын күтәреп өч мәртәбә тәкъбир әйтәләр, алар арасында кулларын багламыйча төшереп торалар. Аннан соң имам башка намазлардагы кебек сүрәләрне кычкырып укый. Рөкүгъ һәм сәҗдә кылып, икенче рәкәгатьнең кыямына торганнан соң, имам янә кычкырып сүрәләр укый. Рөкүгъ кылыр алдыннан, беренче рәкәгатьтәге кебек янә өч мәртәбә тәкъбирләр әйтелә, дүртенче тәкъбир белән рөкүгъкә иеләләр. Рөкүгъ һәм сәҗдә кылганнан соң кагъдә һәм сәлам белән башка намазлардагы кебек тәмамлыйлар.

– Фитра сәдакасының мәгънәсе нидә? Аны кайчан бирү дөресрәк?

– Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен фитыр сәдакасы бирелә. Фитыр сәдакасы өендә бер көнлек һәм төнлек ризык булган мөселманга дә ваҗиб (тиешле). Ошбу сәдака ураза вакытындагы гөнаһлы эшләрне һәм сүзләрне ярлыкау өчен каралган. Ибн Габбәс риваять иткән: “Пәйгамбәребез фитыр зәкәтен ураза тотучы тарафыннан әйтелгән буш һәм әшәке сүзләреннән чистарынуы өчен, ярлыларга ризык булсын өчен фарыз итте. Намаздан алда чыгарып куелганы кабул булган зәкәт итеп саналыр, ә намаздан соң бирелгәне гади сәдака булыр”, – диде (Әбү Дәүд).

Фитыр сәдакасы Ураза гаете укылганчы биреп бетерелергә тиеш. Аны вакытында биреп өлгермәгән кеше соңлаганы өчен тәүбә кылып, фитырын соң булса да, каза итеп биреп куярга тиеш.

Пәйгамбәребез хәдисендә болай диелә: “Рамазан аендагы ураза җир белән күк арасында тора һәм фитырны түләгәннән соң гына тиешле дәрәҗәгә күтәрелә”.

– Укучыларыбызга бу бәйрәмдә нәрсә теләр идегез?

– Хөрмәтле мөселман кардәшләрем: мөс-лим-мөслимәләр, мөэмин-мөэминәләр! Һәм-мәгезне дә бөек бәйрәмебез – “Гаед әл-Фитр” – Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм!

Тоткан уразларыбызны, намазларыбызны, игелекле гамәлләребезне Раббыбыз кабул кылсын. Мин Аллаһы Тәгаләдән һәммәбезгә дә динебезнең ләззәтен, Аның ризалыгы өчен кылган гыйбадәтләребезнең рәхәтен татырга насыйп итүен сорыйм. Һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, тынычлык, мәхәббәт һәм бәхет, сәламәтлек һәм ике дөнья рәхәтен насыйп итсен иде.

Бу якты Ураза бәйрәмендә һәрбарчагызга Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса