Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Унбер айга - 152 җәяүле гомере

Татарстан юлларында 152 җәяүленең гомере өзелгән.

Елның 11 аенда - гыйнвар-ноябрьдә, Татарстан юлларында 152 җәяүленең гомере өзелгән. Шуларның 38е машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте аркасында якты дөньядан китеп барган. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, машина йөртүчеләр гаебе белән үлүчеләр саны ике тапкырга арткан. 2014 елда шул рәвешле һәлак булучылар 19 гына булган. Ел башыннан Татарстанда җәяүлеләр катнашында 1491 һәлакәт теркәлгән. Шуның аркасында 1396 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Елның 11 аенда җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәсен бозу аркасында 601 һәлакәт килеп чыккан. Шуларда 114 кеше үлгән, 508е имгәнгән.
 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса