Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ульяновск өлкәсенең Красный Гуляй бистәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне булды

Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсе культура йортында Татар теле һәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм чарасы гөрләп узды.

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Красный Гуляйда татар бәйрәме» дигән язма чыкты.

Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсе культура йортында Татар теле һәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм чарасы гөрләп узды.

Мәдәният йорты фойесында «Татар йорты», «Татар халык ашлары» һәм «Татар әдәбияты» дип исемләнгән бай эчтәлекле күргәзмәләр җәелеп киткән иде. Алар өлкәннәрнең дә, яшь буын вәкилләренең дә игътибарын җәлеп итте.

Тамаша залына җыелган милләттәшләребезне район башлыгы, депутатлар советы рәисе А. А. Кудряшов, Красный Гуляй шәһәр җирлеге хакимият башлыгы В. В. Иревлин, Силикатный шәһәр җирлеге хакимият башлыгы А. А. Анисимова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р. Ф. Сафин һәм татар автономиясенең Сенгилей район советы җитәкчесе З. Ф. Низамов сәламләде.

Рамис Сафин үзенең чыгышында районның барлык мәктәпләрендә дә татар телен өйрәнү буенча түгәрәкләр оештыру кирәклегенә басым ясады. Өйдә бала-оныкларыгыз белән үзебезчә, татарча сөйләшергә тырышсагыз иде, дип мөрәҗәгать итте ул әти-әниләр белән әби-бабайларга.

Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасында Татар мәдәният үзәгенең «Урама» фольклор ансамбле һәм Б. С. Неклюдов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, укучылары катнашты.

"Бүгенге бәйрәм милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны кадерләп саклау, татар милләте вәкилләренең үз тамырларына, туган теленә һәм мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтү үрнәге булып тора",- диде район башлыгы А. А. Кудряшов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса