Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укытучыны үтереп, елгага ташлаган

Приморье өлкәсендә бер мәктәп директоры малаена укытучыны үтергән өчен төрмәгә утырырга туры киләчәк. 27 яшьлек инглиз теле укытучысы 2016 елның октябрендә суга төшкәндәй юк була. Аны бик озак эзлиләр, эзли торгач, җинаять җебенең очы директор улына барып тоташуы ачыклана.

Укытучының элекке ире югалган хатынның директор малае белән җенси мөнәсәбәттә торуы хакында җиткерә.

Тикшерү ачыклавынча, егет укытучыны буып үтергән, аннары, машина белән таптатып, елгага ташлаган. Мәетне яз җиткәч кенә тапканнар.

Бу коточкыч вәхшилекнең нигезендә әлеге дә баягы комсызлык бәласы ята: директор улы, укытучыдан кредит алдырып, яңа машинага утырган, ә аннары бурычын кайтарырга теләмәгән.

Хөкем карары буенча үтерүче 9 ел 11 ай гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк.
 

kiziltan.ru
Фото: Социаль челтәрләрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса