Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Укытучыбыз иҗат бәйгесендә җиңү яулады

15 февраль көнне Башкортстанның Бишбүләк районында Ф.Кәримнең иҗат юбилеена багышланган "Кәримов укулары" төбәкара бәйгесенә йомгак ясалды. Анда төрле номинацияләр буенча Башкортстан Республикасының Бишбүләк, Миякә районнары мәктәпләре арасыннан 1-10 нчы сыйныф укучылары, укытучылар, Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән күп санлы укытучылар катнашты. Укытучылар арасында үткәрелгән "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасы турында минем уйлануларым" дип...

15 февраль көнне Башкортстанның Бишбүләк районында Ф.Кәримнең иҗат юбилеена багышланган "Кәримов укулары" төбәкара бәйгесенә йомгак ясалды. Анда төрле номинацияләр буенча Башкортстан Республикасының Бишбүләк, Миякә районнары мәктәпләре арасыннан 1-10 нчы сыйныф укучылары, укытучылар, Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән күп санлы укытучылар катнашты.

Укытучылар арасында үткәрелгән "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасы турында минем уйлануларым" дип аталган эссе номинациясендә 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Яфас кызы Йосыпова (фотода) җиңү яулады. Шәһәребезнең 8 нче мәктәп укытучысы, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Винера Альфред кызы Гаделшина әлеге номинациядә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар телибез. Афәрин, Сезгә, татар теле укытучылары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса