Укучыны компьютердан ток суккан
Фаҗигале хәл алдагы көннәрдә Уфада булган.
19 февральдә Уфада 14 яшьлек үсмер токка сугылып үлгән.
Фаҗига өйдә булган. Малай компьютерның система блогына кагылган һәм шунда ук көчле электр заряды алган.
Республиканың Тикшерү комитеты фаҗига урынын караган, суд-медицина экспертизасы билгеләгән.
Фаҗигале рәвештә үлгән баланың якыннарыннан сорау алына.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа