Укучыларга – уңышлар
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыклары, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсенең норматив документларына нигезләп, талантлы укучыларны һәм иҗади укытучыларны ачыклау максатыннан, октябрь аенда - укучылар арасында фән олимпиадаларының мәктәп этабы, ә 15 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль (21 фән буенча) һәм республика этаплары...
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыклары, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсенең норматив документларына нигезләп, талантлы укучыларны һәм иҗади укытучыларны ачыклау максатыннан, октябрь аенда - укучылар арасында фән олимпиадаларының мәктәп этабы, ә 15 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль (21 фән буенча) һәм республика этаплары (10 фән буенча) үтте.
Әлеге чара кысаларында мәктәп этабында - 14 000 укучы, муниципаль этапта 2 500дән артык сәләтле бала катнашты. Агымдагы уку елында муниципаль этапта 243 укучы җиңүче дип танылды һәм бүләкләнде.
25 - 27 декабрьдә Казанда мордва һәм чуваш телләре буенча олимпиаданың республика этабы үтте. Бөгелмә муниципаль районының якшәмбе мордва мәктәбендә укучылар әлеге бәйгенең җиңүчеләре булдылар, бу - Екатерина Лунева, Анатолий Давыдов (икесе дә 11 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары) һәм Николай Аблаков (Ключи төп гомумбелем бирү мәктәбе).
Бүгенгесе көндә бөтенроссия олимпиадаларының республика этабы үтә. Егет һәм кызларга уңышлар һәм җиңүләр насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа