Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уку елын 1 октябрьдән башларга җыеналар

Дәүләт Думасы депутатлары уку елын 1 октябрьдән башлау турындагы закон проектын карага җыена. Парламентарий әлеге закон проектын кабул иткән очракта ул эчке туризмны үстерүгә уңай йогынты ясаячак дип саный. "Уку елы башын 1 октябрьгә күчерү балаларга елның җылы чорында ял итү мөмкинлеге бирүдән тыш, Россиянең эчке туризмын да үстерүдә ярдәм...

 

Дәүләт Думасы депутатлары уку елын 1 октябрьдән башлау турындагы закон проектын карага җыена. Парламентарий әлеге закон проектын кабул иткән очракта ул эчке туризмны үстерүгә уңай йогынты ясаячак дип саный.

"Уку елы башын 1 октябрьгә күчерү балаларга елның җылы чорында ял итү мөмкинлеге бирүдән тыш, Россиянең эчке туризмын да үстерүдә ярдәм итәчәк. Безнең илдә сентябрь «бәрхет сезоны», Ерак Көнчыгыш, Кырым, Краснодар крае һәм башка Россиянең көньяк регионнарында бу чорда һава торышы кояшлы һәм җылы, җиләк-җимешләр өлгерә», - диелгән әлеге документта.

Ватаным Татарстан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса