Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Угры күпме урласа да, җаваплылыктан качып булмый!

Электр энергиясенең роле халык өчен соңгы елларда күзгә күренеп артты, аны куллану елдан-ел күбәя бара.

Моның сәбәбе – безнең йортларда тормышны җиңеләйтә һәм аның сыйфатын яхшырта торган бик күп заманча көнкүреш җиһазлары барлыкка килү. Әгәр җитештерү предприятиеләре энергия куллану күләмен киметеп, электр энергиясен саклый торган технологияләр кертергә тырышсалар, бүгенге көндә көнкүрештә энергия куллануның эффективлыгы турында сөйләшергә туры килми.

Чыннан да, электр энергиясен рациональ сарыф итеп һәм заманча электр приборлары кулланып саклау урынына, күпләр башка юл сайлый – үзләренең электр счетчикларының күрсәткечен азайту өчен төрле юллар сайлый яки үзлектән, исәпләү приборыннан тыш, электр челтәренә кушылалар.

Кулланылучы энергия ресурсларын исәпләү приборлары җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр һәрдаим үз эшләнмәләрен камилләштерәләр һәм аларны ватып ачудан яки дөрес күрсәткечләрне үзгәртүдән саклыйлар. Вакыты белән “белгечләрне”  туктату бик авыр, алар һәрвакытта да – җитештерүчеләр куллана торган заманча механизмнарны вату мөмкинлекләрен эзләү юлында.

Соңгы елларда безнең шәһәрнең намуссыз гражданнары исәпләү приборының нормаль эшен бозарга сәләтле көчле неодим магнитлары куллана башладылар.

Шулай да, бу игътибарсыз калыр дип, алар бик нык ялгышалар: “Челтәрләр компаниясе” җәмгыяте белгечләре электр энергиясен исәпләү приборларын магнит йогынтысыннан саклау өчен аңа каршы пломба-наклейкалар кулланалар.

Әгәр дә мондый саклык наклейкасына магнит белән кыска вакытлы йогынты ясалса да, индикатор үз структурасын үзгәртергә сәләтле. Барлык магнитка каршы җайланмалар шәхси тәртиптә номерлана, аларны прибор корпусыннан салдырып алып булмый, чөнки бу җимерелүгә һәм мөһим язу барлыкка килүгә китерә.

Магнитка каршы пломба-наклейка куйган очракта, кулланучы исәпләү приборына магнит кырының йогынты ясый алмавы, һәм мондый йогынты булган очракта да, антимагнит пломбасының магнитны тоючы пластинасының күрсәткеч бирүе турында белешмәлек ала. Бу исәпләү приборының гадәти эшенә комаучау итү дәлиле булачак. Электр энергиясен исәпләү приборларын тикшерү актында “Челтәрләр компаниясе” җәмгыяте персоналы исәпләү приборына аның шәхси номерын күрсәтеп, магнитка каршы пломба-наклейка куюы турында искәрмә ясый.

РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 26 декабрендә чыгарган 1498нче карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр кулланучыларга җаваплылык каралган:

“Исәпләү приборын эксплуатациягә керткәндә яки планга кертелгән (планнан тыш) шәхси, гомуми (фатирда) һәм бүлмә электр энергиясен, суык һәм кайнар су, җылылык энергиясен исәпләү приборларына тикшерүләр вакытында куелган контроль пломбасын һәм магнитка каршы пломба индикаторын, шулай ук исәпләү приборы эшенә комачаулаучы фактларны теркәүче пломба һәм җайланмаларны сакларга”.

Шулай да, уңышсызлыкка карамастан, алдакчалар магнитка каршы пломбаны читләп узу юлларын эзләүдән туктамыйлар. Кызганычка каршы, җинаятьчеләр өчен мондый саклык чарасын алдау юлы юк. Кырыс эшләр өчен җәзадан качып булмаячак. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә, сумы ул, утмы яки газмы, кулланучы ресурсларын исәпләү приборы күрсәткечләрен үзгәртергә теләүчеләр, иртәме-соңмы, барыбер фаш ителәчәк һәм аларның хәйләкәр планнары чираттагы тикшерү вакытында һичшиксез чишеләчәк. Мондый вакытта аларны җәза – зур күләмдәге административ штраф көтә, ә аерым очракларда коммуналь хезмәтләрдән тулысынча өзү һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.19нчы маддәсендә каралганча, электр челтәрләренә үзлектән ялгану, үзлектән (исәптән тыш) электр энергиясен куллану административ штрафка китерә. Әлеге очракта җинаять кодексы бик кырыс, РФ Җинаять кодексының 165нче маддәсе буенча, әлеге гамәл өчен 2 елга ирекне чикләү җәзасы каралган. Болар барысы да, кагыйдә буларак, зур сумманы тәшкил итүче энергетикларга китерелгән зыянны каплау түләвенә өстәмә.

Шуның өчен, магнитны сатып алырга акча сарыф иткәнче, уйлагыз, урлау өчен җайланма алып, кемгәдер табыш ясаганчы, тыныч күңел белән яшәргә – үзегез тарафыннан яндырган кВТ*сәгатьләр өчен намус белән түләргә кирәк.

Ахмаклык эшләмәс өчен электр энергиясен кулланучы һәрбер хуҗа белергә тиеш – энергия ресурсын исәпләү приборларын читләп үтү реаль түгел, ә хокук бозу өчен түләүдән качып булмый!

Сораулар туган очракта яки электр энергиясен урлау очракларына тап булганда, күп каналлы телефон буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8-800-2000-878 яки Бөгелмә район электр челтәренә шылтыратырга була: 8(85594) 6-05-66, 8(85594) 7-73-18.

О. ЧАСОВСКАЯ, “Бөгелмә район электр челтәре” инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса