Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уфада 2018 елда беренче өч игезәк туган

("Татар-информ"). Уфада Г.Куватов исемендәге республика клиник бала тудыру йортында 2018 елда беренче өч игезәк туган. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Өч ир баланың әнисе - Нефтекамск шәһәреннән Гүзәл Нургалиева. Ул биредә йөклелек чоры дәвамында табиблар күзәтүендә булган. Ә декабрьдә бала тудыру йортында саклануда булган. Балалар кесарев кисеме ярдәмендә дөньяга килгән....

("Татар-информ"). Уфада Г.Куватов исемендәге республика клиник бала тудыру йортында 2018 елда беренче өч игезәк туган. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Өч ир баланың әнисе - Нефтекамск шәһәреннән Гүзәл Нургалиева. Ул биредә йөклелек чоры дәвамында табиблар күзәтүендә булган. Ә декабрьдә бала тудыру йортында саклануда булган.

Балалар кесарев кисеме ярдәмендә дөньяга килгән. Йөклелек азагында булачак әнигә 7,5 килограммга кадәр авырлык күтәреп йөрергә туры килгән. Ә мондый очракта өч игезәкне табиблар ярдәменнән башка гына тудыру мөмкин түгел диярлек, диелә хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, узган ел Уфада өч игезәк туу очрагы ике тапкыр гына булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса