Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уфа «Нур» театрының балалар мәктәп-студиясендә калфак һәм түбәтәй тегү остаханәләре узды

Студиягә йөрүчеләр төрле чараларда катнашып, милли гореф-гадәтләр белән таныша.

Уфа «Нур» татар дәүләт театрының балалар мәктәп-студиясендә икенче ел татар төркеме эшләп килә. Педагоглар, балаларга сәхнә серләрен чишүдән тыш, аларны милләтнең лаеклы ул-кызлары итеп үстерү өстендә дә зур эш алып бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Студиягә йөрүчеләр төрле чараларда катнашып, милли гореф-гадәтләр белән таныша. Аерым алганда, шушы көннәрдә студиянең татар төркемендә шөгыльләнүче балалар һәм аларның ата-аналары өчен калфак һәм түбәтәй тегү буенча осталык дәресләре узган.

Милли баш киемен тегү серләре белән Башкортстан татар хатын-кызларының «Сәхибҗамал» оешмасы вәкиле Рима Әминова уртаклашкан. Чараны оештыручы – студия педагогы Айгөл Юлъякшина. Мондый дәресләрне театрда алга таба да оештырырга ниятлиләр, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса