Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Төзелеш – район башлыгы контролендә

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәрнең төзелеш мәйданнарында эшләрнең барышын тикшерде.

Моннан тыш, гражданнарның  социаль челтәрләргә кергән мөрәҗәгатьләре буенча да урыннарга чыкты.

       Чираттагы төзелеш объектларын карауны Линар Закиров Подстанциямикрорайоныннан башлады. Юлларның торышы бик кискен. Быел ремонт программасына шәһәрнең Димитров һәм Садовая урамнары да эләккән. Бөгелмәдә юлларны ел саен ремонтлыйлар, әмма эш күләме турыдан-туры финансларга бәйле. Ә алар, кызганычка каршы, җитми. Шәһәрдә генә дә 280 километрга якын юл исәпләнә. Барысын да берьюлы ремонтлау мөмкин түгел. Өстәвенә, подрядчылар да гел намус белән эшләми.

         Шәһәр башлыгы шулай ук 1нче балалар сәнгать мәктәбендә дә булды. Яшь талантлар үстерү йорты күптән инде капиталь ремонтка мохтаҗ. Биредә эшләр 12 майда, уку елы тәмамланганчы ук башланды. Һәм бу, мөгаен, үз-үзеңне изоляцияләү режимының бик күп булмаган уңай якларының берседер дә.

         Подрядчы сентябрь аенда 694 яшь бөгелмәле чын сәнгать нигезләренә төшенүен дәвам итә алсын өчен уңышлы темплар белән эшли. Мәктәпнең зур концерт залына гына кагылмаячаклар, чөнки ул элегрәк нефтьчеләр ярдәме белән ремонтланган иде инде.

Җиһазларны яңартуаерым проблема. Аны финанслау капиталь ремонт программасына керми.

      Чын сәнгать шәһәр башлыгын Газинур Гафиятуллин урамындагы   җылылык предприятиесе бинасы янына да тартып китерде. Аның ян стенасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган граффити барлыкка киләчәк. Тагын бер урам картинасы Муса Җәлил урамындагы 29нчы йорт диварын бизи инде. Биредә легендар Бөгелмә колхозчысы ПЕ-8 бомбардировщигы сурәтләнгән.

     Киләсе тукталыш ноктасыГерцен урамындагы 38 фатирлы торак йортның төзелеш мәйданы. Аны әле узган ел ук файдалануга тапшыру планлаштырылган иде, әмма сроклар озайтылды. Йортның мәйданы1 480 квадрат метр. Бу йорттан ятим балаларга да берничә фатир биреләчәк.

         Капиталь ремонт эшләре тагын бер уку йортында Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә бара. Бина 1972 елда салынган һәм бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән. Подрядчының бурычы Жилсервис җәмгыятенең спорт залын һәм 4 катлы корпусны тәртипкә китерү.

         Губин исемендәге сәламәтләндерү лагеренда зур үзгәрешләр булганлыгы күзгә ташланып  тора. Татарстанда ел әйләнәсенә эшли торган бердәнбер яшьләр сәламәтләндерү үзәген төзекләндерү эшләре финиш сызыгына якынлаша инде. Кисәтүләр булмый калмады, әмма подрядчының вакыты бар әле.

     Коронавирус пандемиясе китереп куйган катлаулы вәзгыятькә карамастан, Бөгелмәдә социаль әһәмияткә ия булган объектларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре дәвам итә.

         Мэрны Забугоровка авылына – очрашуның соңгы ноктасына мәңгелек Россия проблемасы китерде:  җирле халык юлларны төзекләндерүне сорый. Бу гозер дә эшкә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X