Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тылсымлы куллары тәннәрне дәвалый

Элек-электән, кешеләргә күзләре зәгыйфьләнгән күрмәүче һәм аз күрүче массажчыларның кул сизгерлеге югары булуы, ә нәтиҗәдә - махсус һөнәри сыйфатлары артуы билгеле.

Сезнең белән шундый хәлләр булганы бармы: бармаклар белән берәр нәрсә тоярга теләсәң - әйбернең өслеге бармы, әллә нинди материалның структурасын тояр өчен, үзең дә сизмәстән күзләреңне йомасың. Шул вакытта бармакларга аерым күзаллау бирелә кебек тоела, аларның сизгерлеге көчәя төсле. Бер хис органын югалту башкаларының көчен арттыруга китерүе күптән исбатланган. Күрү сәләте югалса, кагылу хисе аны алмаштыра.
Борынгы Ерак Көнчыгыш илләре хакимнәре нәкъ менә сукыр дәвалаучыларга, аерым алганда, куллары белән дәвалаучыларга өстенлек биргәннәр. Бу илләрдә массажист сүзе “сукыр” төшенчәсе белән бәйле булып тора. Кулларның сизгерлеге кешегә “күрергә” ярдәм итә башлау бик үзенчәлекле халәт. Бигрәк тә нәзәкәтле, күзләрне алыштырырлык итеп. Күрү сәләте булмаган кешеләр үзләрен бүтәннәр кебек күрсәтә ала торган һөнәрләр күп түгел. Мондый иң ачык һөнәр - массаж терапевты.
“Бөгелмә авазы” газетасының 36 нчы санында 5 елдан артык үз куллары белән бөгелмәлеләрне савыктыручы Валентин Якушин белән әңгәмә белән таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса