Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тыл хезмәтчәне

Екатерина Федоровна Большакова 1927 елның 2 декабрендә Татарстан АССР Бөгелмә кантонының Яңа Сумароково авылында Анна һәм Федор Афанасьевлар гаиләсендә туа.

1941 елда Катеринага 14 яшь тула һәм ул үзен бик олы кыз дип саный. Чөнки гаиләдә алар 4 бала булган, ә ул – олысы.

Катя Афанасьева сугыш башлану турындагы хәбәрне Яңа Сумароково авылындагы чиркәү янындагы баганадагы игъланнан укыган.

– Әтине 1941 елда ук фронтка җибәрәләр. Әни иртә таңнан кичкә кадәр, кирәк булган җирдә эшләде. Ә мин яшьтәшләрем белән Аргуновка тимер юл киселешендә эшләдем… – дип искә төшерә Екатерина Федоровна. – Безне эшкә бик иртә, кояш чыкканчы алып китәләр иде, аннары төнгә кадәр эшләдек.

Кыш көне Катерина Федоровна ип-тәшләре белән бергә тимер юлларын кардан һәм хәрби поездлар үтү өчен ботаклардан чистарткан. Аңа еш кына Покровка авылында утын да кисәргә туры килә.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, 1946 елда яралы әтисе өенә кайта. Федор Афанасьев госпитальдә озак ятса да, яраларынна арына алмыйча, тиздән вафат була.

1953 елда Екатерина Сергей Большаковка кияүгә чыга, ә 1959 елда кызлары Надежда туа. Екатерина совхозда төрле эшләрдә эшләгән. Бераздан Бөгелмәгә күчкән, һәм асфальт җәюче булып эшләгән. Пенсиягә чыкканда туган авылына кайта.

Большакова Екатерина Федор кызы “Хезмәт ветераны”, “Тыл хезмәтчәне” исеменә лаек булган, 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60, 65, 75 еллыгы хөрмәтенә чыгарылган юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса