Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тузиков: Конституциядә төзәтмәләр безнең тарихны спекуляцияләрдән яклаячак

Илнең төп законына тарихи хакыйкатьне саклау турында маддә кертеләчәк.

РФ Конституциясендә тарихи хакыйкатьне яклау турындагы төзәтмәләр безнең хәтеребезне һәм тарихыбызны ил эчендә дә, аннан читтә дә яклауга юнәлтелгән. Мондый фикерне КНИТУның дәүләт, муниципаль идарә һәм социология кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә белдерде.

"Без бүген үткәннәр белән чын мәгълүмати сугыш башлануын күрәбез. Һәм без, Россия гражданнары, әлеге һөҗүмнең төп объектлары. Бөтен җирдә, Бөек Ватан сугышы башлануга безнең илне гаепле итәргә маташучы ялган хәбәрләр куела. Бу - шушы темага спекуляция омтылышлары кебек күренә ", - дип сөйләде Тузиков.

 

Ул, ата-бабаларны искә алу - мәдәни кодка кертелгән әйбер һәм Россия халкының үз идентификациясе Бөек Ватан сугышында җиңү белән турыдан-туры бәйле, дип өстәде.

"Бу төзәтмә - нәрсә яхшы, ә нәрсә начар булуын төгәл билгеләргә тиеш. Әгәр дә без үз тирәбездә мондый төзәтмәләр кабул ителгәнен күрмәсәк, ул бу кадәр кирәк булмас иде", - дип ассызыклады социология фәннәре докторы.

Аның сүзләренчә, Европаның күп илләрендә Икенче бөтендөнья сугышы турында ялган тарихи фикер туплана.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы канунны хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса