Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Туризм салымы кануны әзер

Федерация Шурасы Россия төбәкләрендә туризм салымын кертү мөмкинлеген бирәчәк канун проектын әзерләп бетергәнен хәбәр итте. "Төбәкләр бюджетына өстәмә табыш китерү юлларының берсе туризм салымы була ала. Федерация Шурасында без моның өчен аерым канун өлгесе әзерләдек", - дип белдерде мәгълүмат чараларына Шураның бюджет һәм финанс базарлар комитеты башлыгының беренче урынбасары Владимир...

Федерация Шурасы Россия төбәкләрендә туризм салымын кертү мөмкинлеген бирәчәк канун проектын әзерләп бетергәнен хәбәр итте.
"Төбәкләр бюджетына өстәмә табыш китерү юлларының берсе туризм салымы була ала. Федерация Шурасында без моның өчен аерым канун өлгесе әзерләдек", - дип белдерде мәгълүмат чараларына Шураның бюджет һәм финанс базарлар комитеты башлыгының беренче урынбасары Владимир Петров.
* * *
Россиядә Халыклар бердәмлеге көне - ноябрь бәйрәмнәрендә барып кайту өчен иң популяр шәһәр дип Казан аталган.
Travel.ru сәяхәтләр порталы хәбәр иткәнчә, тавыш бирүдә Мәскәү һәм Петербургта яшәүче үз юллары белән сәяхәт итәргә яратучылар катнашкан. Тикшеренү 31 октябрьдән алып, 4 ноябрьгә кадәр кунакханәләрне белешү һәм бүлмәләр-гә заказ бирүгә нигезләнеп ясалган. Ноябрьдә булачак ял көннәренә халык шулай ук Сочи, Ярославль, Калининград, Краснодар, Түбән Новгород, Псков, Владимир, Переславль һәм Новгородка барырга теләк белдергән. Казанга килергә теләүчеләр саны, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, ике мәртәбә арткан. Ноябрьдә туристларның Казанга якынча өч көнгә килеп, кунакханәдә яшәү өчен өч меңләп сум түләячәкләре фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса