Туганнарын кем белә?
Ил өчен башын салган, соңгы елларда эзтабарлар юллап тапкан сугышчыларның әле туганнары табылмаганнары да күп. Шундыйларның берсе - безнең Бөгелмә районы хәрби комиссариатыннан сугышка алынган Алексей Иванович СОКОЛОВ.
Ул 1921 елда ТАССРның Бөгелмә районы, Сан-Ключи авыл Советына караган Сан-Ключи авылында туган. Туганнарының мәгълүм булган адресы: ТАССР, Бөгелмә районы, Коногоровка авыл Советы, әнисе - Х.Соколова.
Казан шәһәренең "Ватан" ("Отечество") мәгълүмати-эзләнү үзәге һәлак булганнарның туганнарын эзләүдә ярдәм сорый. Бу кеше, бу гаилә турында ни дә булса белүчеләр бар икән, (843) 555-02-55 телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Хат язып салу өчен адрес: 420039, Казань-39, а/я 122, информационно-поисковый центр "Отечество".
Электрон почта адресы: mipc@mail.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа