Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Туган телләр була бер генә – Туган телнең кадерен бел генә!

21 февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Ел саен безнең 9 нчы урта мәктәбебездә бу көн олы бәйрәм төсен ала. Бу уку елында да бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Һәр сыйныф, туган телгә багышлап, стена газеталары чыгарды. Укытучылар...

21 февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Ел саен безнең 9 нчы урта мәктәбебездә бу көн олы бәйрәм төсен ала. Бу уку елында да бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Һәр сыйныф, туган телгә багышлап, стена газеталары чыгарды. Укытучылар ачык дәресләр, конкурслар, викториналар уздырды. Укучыларыбыз исә телгә багышланган сочинениеләр, шигырьләр яздылар, конкурсларда бик теләп катнаштылар, ребуслар, башваткычлар төзеделәр, тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар тупладылар. Ә инде 21 февраль көнне "Анам теле - телләр теле, милләтемнең бердәнбере!" дип аталган зур әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Бу көнне шәһәрнең башка мәктәпләреннән укытучылар, укучылар һәм дә кунаклар килгән иде. Кичә барышында инглиз, мордва, әрмән, грузин, рус, татар телләрендә туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Бәйрәм башкорт, татар, һинд биюләре белән үрелеп барды.

Телләр белү милләтара дуслыкны ныгытырга да ярдәм итә, диләр. Шуңа күрә укучылар дусларының туган телен дә, аларның мәдәниятен дә үз туган телләрен, мәдәниятен яраткан кебек якын итәргә, хөрмәт итә белергә өйрәнсеннәр иде.


Идел Туктарова, 9 нчы урта мәктәпнең 7 "Б" сыйныфы укучысы.

Полина Лесина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса