Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туган телеңне ярат һәм бел

Туган тел – ул безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәгеберенче аралашу телебез.

Һәр тел уникаль, табигый мирас булып тора, ул халыкның мә-дәниятен һәм тради-цияләрен чагылдыра. Ел саен 21 февраль көнне билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне кысаларында Акбаш авыл китапханәсендә “Туган телеңне ярат һәм бел” дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрелде. Катнашучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләделәр, аның мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Чара барышында балалар викторина сорауларына һәм табышмакларга  җавап  бирделәр, лингвистик бурычлар чиштеләр,  “сүзләр” уены уйнадылар.

Чарага йомгак ясап, балалар туган тел – ул байлык, аңа сакчыл һәм хөрмәт белән карарга, сүзне тупас, мәгънәсез сүзләр белән төрмәскә һәм башка халыкларның телен хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Туган телебезне саклау һәм үстерү – безнең изге бурычыбыз. Туган телне өйрәнегез һәм яратыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса