Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Туган шәһәр буенча сәяхәт

Бөгелмә шәһәренең тарихи урыннары

Кодаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Бөгелмә шәһәренең тарихи урыннары буенча виртуаль экскурсия оештырды. Әлеге чара ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

         “Бөгелмә танылган татар шәһәрләренең берсе. Ул Татарстан Республикасының сәнәгать, мәдәни һәм фәнни-тикшерү үзәге булып хезмәт итә.  Бөгелмә шәһәре үсә, матурлана, даны елдан-ел ераккарак тарала бара. Шәһәребез белән кызыксынучылар арта тора”,– дигән сүзләр белән башлап җибәрде сүзен авыл китапханәчесе.

         Бөгелмә шәһәренең туган якны өйрәнү музеена, А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрына, Ярослав Гашекның әдәби-мемориаль музеена һәм шәһәрнең тагын  бик күп тарихи урыннарына виртуаль экскурсия ясау авыл яшьләренең күңеленә хуш килде.

 

                                                        Ирина КӘРИМОВА,

                                                        Кодаш авыл китапханәчесе

                                                        ЕЛЕНА ЕЛШИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса