Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туфан Миңнуллин музее ишегалдында аның бюсты куелды

Халкыбызның күренекле шәхесе - драматург, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин (1935 - 2012) музее (ә ул 2012 елның 25 августында Туфан аганың туган көнендә ачылган иде) ишегалдында аның бюсты куелды. Т. Миңнуллинның бронза сынын Санкт-Петербург скульпторы Винера Абдуллина ясаган. Ул - Тоснода герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле авторы да....

Халкыбызның күренекле шәхесе - драматург, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин (1935 - 2012) музее (ә ул 2012 елның
25 августында Туфан аганың туган көнендә ачылган иде) ишегалдында аның бюсты куелды.
Т. Миңнуллинның бронза сынын Санкт-Петербург скульпторы Винера Абдуллина ясаган. Ул - Тоснода герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле авторы да. Винера ханым классик язучы, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый бюстын Бөтендөнья Татар Конгрессына бүләк иткән. Казанышларын күреп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән аңа "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме бирелде. Туфан Миңнуллин бюстына конкурс игълан ителгәч, нәкъ менә Винера ханымны анда катнашырга чакырдылар. Аның эше конкурс комиссиясе күңеленә хуш килеп, хезмәте драматургның туган ягында урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса