Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Кама Палестинаның тыныч халкына гуманитар ярдәм җибәрде

Гуманитар ярдәм җыюны «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардия» иҗтимагый оешмасы оештырган.

Палестинаның тыныч халкына Түбән Камадан гуманитар ярдәм җибәрелгән. Зур һәм кечкенә тартмаларга яшәү өчен иң кирәкле әйберләр — дару, азык-төлек, гигиена чаралары һәм башкалар тутырылган. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Гуманитар ярдәм йөген башта Казанга алып киткәннәр, аннан соң самолетка төяп, Палестинадагы зыян күргән тыныч халыкка җибәрәчәкләр. Гуманитар ярдәм җыюны «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардия» иҗтимагый оешмасы оештырган.

«Анда балалар ризыгы, подгузниклар — барлыгы 74 килограммга якын әйбер бар. Студентлар урамындагы 9нчы йортка теләгән һәркем тыныч халыкка ярдәм йөзеннән әйберләр китерә ала. Бу — азык-төлек, подгузниклар, ризык һ.б.», — диде "Бердәм Россия"нең Түбән Камадагы башкарма секретаре урынбасары Альмира Патрикеева.

Газа секторында зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәмне хәзер Татарстанның барлык шәһәрләрендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча җыялар. Казанда ярдәм кабул итүнең өч пункты эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса