Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәтеш шәһәре хастаханәсенә илткәндә, 2 яшьлек кыз бала юлда җан биргән

30 нчы июль көнне кичен Тәтеш шәһәре хастаханәсенә китергәндә 2 яшьлек кыз җан бирә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү үткәрә. Якынча мәгълүматларга караганда, бу көнне Спас районында урнашкан Вертолетный утравында Тәтешнең бер гаиләсе Казаннан һәм Мәскәүдән кайткан туганнары белән ял иткән. Кичен барысы...

 

30 нчы июль көнне кичен Тәтеш шәһәре хастаханәсенә китергәндә 2 яшьлек кыз җан бирә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү үткәрә.

Якынча мәгълүматларга караганда, бу көнне Спас районында урнашкан Вертолетный утравында Тәтешнең бер гаиләсе Казаннан һәм Мәскәүдән кайткан туганнары белән ял иткән. Кичен барысы да өйгә җыена башлагач, берара 2 яшьлек кызның юклыгын күрәләр. Күпмедер вакыттан соң баланы Иделдә табалар. Беренче медицина ярдәме күрсәткәч, кызны көймәдә хастаханәгә алып баралар. Әмма юлда бала җан бирә.

Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән кирәкле чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

Гөлнар Гарифуллина әзерләде.

Татаринформ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса