Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәртип сакчылары белән – зарядка

Бөтенроссия Физкультурачылар көне алдыннан "Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре, "Хокук сакчылары белән - зарядка" дигән акция кысаларында, "Ялкын" социаль приютында булдылар һәм анда тәрбияләнүче балалар, яшүсмерләр белән сәламәтлек дәресе уздырдылар. Бүлекнең шәхси состав белән эшләү белгече, хезмәткәрләрнең физик әзерлеге өчен җаваплы зат, үзе дә хезмәттәшләре арасында уздырыла торган...

Бөтенроссия Физкультурачылар көне алдыннан "Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре, "Хокук сакчылары белән - зарядка" дигән акция кысаларында, "Ялкын" социаль приютында булдылар һәм анда тәрбияләнүче балалар, яшүсмерләр белән сәламәтлек дәресе уздырдылар.

Бүлекнең шәхси состав белән эшләү белгече, хезмәткәрләрнең физик әзерлеге өчен җаваплы зат, үзе дә хезмәттәшләре арасында уздырыла торган спорт ярышларында күп тапкырлар җиңү яулаган эчке служба капитаны Ленар Әхмәтҗанов башта, гади генә итеп, балаларга Бөгелмә полицейскийларының эше турында сөйләде. Алда торган бурычларны хәл итү өчен полция хезмәткәрләренең ныклы сәламәтлеккә һәм чыдамлыкка ия булырга тиешлекләре турында әйтеп узды. Спорт белән даими шөгыльләнү генә бу максатка ирешергә ярдәм итүен аңлатты.

Ул көнне "Ялкын"да кече сыйныф укучылары гына булуны истә тотып, Л. Әхмәтҗанов тизлек, җитезлекне үстерә, чыдамлыкны арттыра торган гади күнегүләрне генә күрсәтте. Ә балалар, приютның стационар бүлеге мөдире Анастасия Натальина җитәкчелегендә, ул күнегүләрне дөрес һәм төгәл итеп кабатларга тырыштылар. Хокук сакчысы белән зарядка бик уңышлы узды.

Чара тәмамлангач, балалар полициядән килгән кунак белән фотога төштеләр. Арада хокук сакчыларының эше белән якыннанрак танышу өчен эчке эшләр бүлегенә экскурсиягә барырга теләүчеләр дә табылды. Кем белә, киләчәктә алар арасыннан менә дигән хокук сакчылары үсеп чыгар әле!

Эльвира НУРМӨХӘММӘТОВА,

эчке эшләр бүлегенең күмәк мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча

өлкән инспекторы,
эчке служба капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса