Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Тәртип» радиосы конкурста катнашучыларны үзешчәннәр буларак халыкка тәкъдим итәчәк

«Үз илемдә — үз көем» конкурсы 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

 «Тәртип» радиосының «Үз илемдә — үз көем» конкурсында катнашучыларның чыгышларын халыкка тәкъдим итүнең төрле юлларын карый. Бу ниндидер концерт-фестиваль булырга да мөмкин.

«Бүгенге вазгыятьтә ул хакта алдан зур вәгъдәләр бирү авыр. Ләкин безнең ниндидер чара форматында аларны киң публикага тәкъдим итү һәм популярлаштыру уйлары бар», — диде «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыров.

Конкурста катнашучыларның аудиоязмалары өчен радиода «Һәвәскәрләр почмагы» оештыру идеясе дә бар.

«Элек „Татарстан“ радиосында да һәвәскәрләрне яңгырата торган рубрика булган. Аларга радиога килеп язылу мөмкинлеге дә бирелгән. Безнең аларны яңгыратуыбыз үзешчәннәрне сәхнәгә тартабыз дигән сүз түгел, ә бәлки яшеренеп яткан талантын күрсәтергә мөмкинлек бирү», — диде радионың баш мөхәррире Рәзилә Исмәгыйлева.

Оештыручылар һәвәскәрләргә мәйдан бирүне аларның профессионаллар өлешенә керү булмавын ассызыклады. Кайбер үзешчәннәр үзләрен ярымпрофессионал кебек тота. Бу ул очрак түгел. Без аларны һәвәскәр итеп тәкъдим итәбез», — диде Айваз Садыйров.  

«Үз илемдә — үз көем» конкурсы 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 26 апрельдә игълан ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса