Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Третьяк: Татарлар, хоккейчылар кебек, бердәм булулары белән сокландыралар

«Татар халкы тарихын саклап калуыбыз - мөһим әйбер. Сабантуй барыбызны берләштерде», - диде хоккейчы.

Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк Ульяновскида Федераль Сабантуйда алган тәэсирләре белән уртаклашты.

«Моннан ун ел элек беренче тапкыр Сабантуйда булдым, ул да Ульяновскида иде. Күп ишеткән булсам да, эчтәлеген белми идем. Бәйрәмне үз күзләрем белән күрдем. Татар халкы тарихын саклап калуыбыз - мөһим әйбер. Сабантуй барыбызны берләштерде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Владислав Третьяк.

Моннан тыш, танылган хоккейчы Татарстанда спортка зур игътибар бирелүен әйтте.

«Кешеләр монда спорт, музыка, дуслык һәм мәхәббәт белән берләшкән. Татарлар мине һәрвакыт бердәм һәм дисциплиналы булулары белән сокланды, алар хоккейчылар кебек. Хоккейда да яхшы уйныйлар, Гагарин Кубогын да оттылар. Татарстанда спортка зур игътибар бирәләр», - диде спортчы.

«Миңа, профессиональ спортчы буларак, Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановның спортка игътибар һәм көч бирүләре ошый, - дип сөйләде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6