Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Трассаларда – автоматик үлчәү контроле барлыкка киләчәк

Татарстан Республикасының кайбер трассаларында автоматик үлчәү контроле пунктлары барлыкка киләчәк.

Бу хакта 2018–2020 елларга төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында үлчәүле контроль үсеше стратегиясендә әйтелә, ул республика Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган.

Документ нигезендә, 2020 елга кадәр республика юлларында 12дән дә ким булмаган автоматик үлчәү контроле пункты урнаштырылырга тиеш. Бу вакытка Татарстанда республика юллары буйлап хәрәкәт итүгә махсус рөхсәт бирү порталы эшләячәк.

Стратегияне тормышка ашыру өчен 571,5 миллион сум бүлеп биреләчәк. Акча автоматик үлчәү контроле пунктларын проектлау, төзелеш-монтаж эшләре һәм порталны эшләү өчен тотылачак.

Стратегиянең максаты – юлларның сакланышын тәэмин итү һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыру, дип билгеләп үтелә документта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса