«Транснефть» резервуарындагы янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә чыгардылар
Кичә «Кәләй» насос-суырту станциясендә резервуарны чистарткан вакытта янгын чыккан. Янгынның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән.
«РегионСпас» профессиональ авария-коткару берләшмәсе хезмәткәрләре резервуар төбеннән Татарстанда «Транснефть» насос-суырту станциясендә чыккан янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә алып чыкты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«РегионСпас» коткаручылары резервуарга һәлак булучыларның мәетләрен эзләп алты тапкыр төшкән. Һәлак булучыларны эзләү һәм аларны өскә алып чыгу резервуарның төбен тулысынча каплаган «калкавыч»ның ватылуы аркасында тагын да кыенлашкан. Моннан тыш, резервуарның яртысы янгынны сүндерү нәтиҗәсендә хасил булган механик күбек белән тулган, ә ватык конструкцияләр, резервуарга керә торган тишекнең тар һәм күз күременең начар булуы җитди проблемалар китереп чыгарган.
Төнге берләр тирәсендә эшчеләрнең мәетләрен өскә күтәреп, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә «Кәләй» насос-суырту станциясендә резервуарны чистарткан вакытта янгын чыккан. Янгынның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән.
Кичен резервуарны тикшергән вакытта ике эшченең мәетенә тап булганнар. Алар:
1) Шураськин Николай Борисович 12.08.1987 елда туган Самара өлкәсе, Волжский р-н., Просвет п., Рабочая ур., 6 нчы йорт, 1 нче кв. Гаилә хәле: буйдак.
2) Чурилов Михаил Сергеевич 28.08.1990 г.р. Самара өлкәсе, Чкаловск п., Краснодар ур., 18. 2018 елның 6 апреленнән башлап гаилә хәле: аерылышкан, 2 баласы (2010 елгы, 2014 елгы) бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа