Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Транснефть – Прикамье» АҖ экологик мониторинг барышында 10 меңнән артык проба тикшерде

«Транснефть - Прикамье» АҖ җитештерү экологик-аналитик контроль барышында табигый һәм җыентык су, туфрак, атмосфера һавасы, сәнәгый калдыкларны инструменталь ысул белән 10122 тикшерү үткәрде.

Әйләнә-тирә мохит торышына экологик мониторинг өлкәсендәге эшләр компаниянең норматив документлары таләпләренә туры китереп, экологик контроль графигы нигезендә даими рәвештә башкарыла.

Максаттабигатьне саклау, технологик процессның экологиягә тискәре йогынтысын булдырмау.

Ел башыннан алып 8 287 тикшеренү Транснефть-ПрикамьеАҖнең экологик- аналитик лабораторияләре көче белән башкарылган, калганнары аккредитацияләнгән чит лабораторияләрдә.

Сыйфатны бәяләү өчен табигый җир асты һәм өслек суының 2 670 пробасы тикшерелде. Шулай ук эчәргә яраклы суның 420 пробасына анализ ясалды. Белгечләр атмосфера һавасының 1956 пробасын һәм сәнәгать калдыкларының 1 524 пробасын тикшерделәр.

Пробалар Пермь, удмурт, Ромашкино, Казан һәм Әлмәт район магистраль нефтьүткәргечләр идарәләренең җитештерү объектларында алынды.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча контрольдә тотыла торган  матдәләрнең концентрацияләренең рөхсәт ителгән нормадан артуы ачыкланмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса