Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Үзәк сайлау комитетында, өйдән чыкмыйча гына, Конституция буенча тавыш бирү тәртибе аңлатылды

Өйдә тавыш бирүдән тыш, гражданнарга алар өчен уңайлы булган теләсә кайсы участокта тавыш бирү мөмкинлеге бар.

Татарстанда РФ Конституциясенә сайлау участокларыннан тыш төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга карар кылган гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә. Моны ТР Үзәк сайлау комиссиясенә гариза бирү аша эшләргә мөмкин.

5 июньнән 21 июньгә кадәр гариза – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша, ә 16 июньнән прописка урыны буенча участок сайлау комиссиясендә бирелә.

Өйдә тавыш бирүчеләргә комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр тавыш бирү өчен махсус комплект белән киләчәк: герметик пакетта бюллетень, өйдә тавыш бирү турында гариза бланкы, саклагыч битлек, перчатка, дезинфекцияләүче салфетка, авторучка булачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр саклык чараларын үтәячәк (өйгә кермәячәк), гражданин, тавыш бирү өчен комплект алганнан соң, үз фатирына әйләнеп кайта, бюллетень тутыра һәм аннан соң аны Комиссия әгъзаларына чыгарып бирә алачак.

“Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, тавыш бирү көненә әзерлек процессы һәм тавыш бирү көне үзе куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез. Төп өстенлек – процесста катнашучыларның: тавыш бирүчеләрнең һәм комиссия әгъзаларының сәламәтлегенә бирелә”, – дип билгеләде Кондратьев.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү җиде көн – 25 июньнән 1 июльгә кадәр үткәреләчәк. Өйдә тавыш бирүдән тыш, гражданнарның “мобиль сайлаучы” механизмы кысаларында алар өчен уңайлы теләсә кайсы участокта тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен КФҮ офисларына, территориаль комиссияләргә гариза бирергә яки аны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә кирәк.

Санитар-эпидемиологик вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, сайлау участокларында тавыш бирү шулай ук катгый саклык чараларын үтәп үткәреләчәк. Сайлау участокларына килгән татарстанлылар инде тавыш биреп өлегргән кешеләр белән очрашмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса