Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау участокларында «Covid-19”дан саклану чаралары турында сөйләделәр

Тавыш бирү вакытында сайлау участокларында битлекләр, пирчәткәләр һәм ручкалар таратылачак.

Татарстан Үзәк сайлау комитеты башлыгы Андрей Кондратьев РФ Конституциясе төзәтмәләре буенча тавыш бирү вакытында барлык гражданнарга да шәхси саклану чаралары таратылачак, дип сөйләде.

"Минем төп бурычларымның берсе – сайлау процессында катнашучыларның: комиссия әгъзаларының да, сайлаучыларның да иминлеген тәэмин итү. Без битлекләр, пирчәткәләр һәм дезинфекция чаралары китерәбез, алар сайлау участогыннан чыгу юлында да торачак», – дип хәбәр итте Кондратьев.

– «Һәр участокта термометрия узу, пирчәткәләр, битлекләр һәм ручкалар алу мөмкинлеге булачак. Без тавыш бирүдә катнашучылар белән бөтенләй элемтәгә кермәячәкбез. Сайлаучы сайлау комиссиясе әгъзасына паспортны ачык рәвештә күрсәтәчәк, без аны журналда теркибез, ул өстәлдә ятачак  бюллетеньне үзе алачак. Аннары ул тавыш бирү кабинасына керәчәк, анда да бераз үзгәреш була – “Роспотребнадзор" таләбе буенча алгы дивар булмаячак һәм бу эш инде алып барыла", – дип өстәде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Ул сайлаучыларга участокка шәхси саклану чараларында килүнең яхшырак булуын искәртте. Сайлау участокларында кешеләр агымнары бүленәчәк. Сайлаучылар бер керү юлы аша керәчәкләр, ә икенче керү юлы аша чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса