ТР Төзелеш министры хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм Татарстанның төзелеш комплексы ветераннары!
Быел безнең һөнәри бәйрәмебез – Төзүчеләр көне СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә булдырылганнан алып, 65нче тапкыр билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге искиткеч вакыйга белән котлыйм!
Төзелеш тармагының торышы төбәкнең икътисади дәрәҗәсен билгели. Матур биналар, яр буйлары, спорт объектлары артында иң мөһим, катлаулы һәм киеренке һөнәрләрнең берсе тора. Соклануымны белдерәсем һәм шуны әйтәсем килә – һәр кеше дә төзүче булып эшли алмый. Фидакарь төзүчеләр җилкәсендә һәр объект өчен җаваплылык ята.
Сезнең хезмәтегез бик мөһим һәм кешеләргә, туган илебезгә бик кирәк. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында, Хәтер һәм Дан елында сез фидакарьлек, рухи ныклык күрсәтәсез һәм шәһәрләрдә, авылларда максималь уңайлы шартлар булдыру өчен барысын да эшләргә тырышасыз.
Ел беребез өчен дә җиңел булмады. Уртак эшкә бирелгәнлек, җаваплылык һәм югары профессиональлек нәтиҗәсендә генә без иң кыю мәсьәләләрне уңышлы хәл итә алабыз. Мин үзебезне бер команда дип хис итәм!
Бәйрәм көнендә сезгә күңел җылысы һәм талантыгызның бер өлеше салынган иҗади хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Нык сәламәтлек, уңышлы хезмәт көннәре, шәхси иминлек, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ф. М. Хәнифов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа