Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы татарстанлыларны 5G дан курыкмаска чакырды

Россиядә вышкаларның нурланышын катгый контрольдә тотачаклар.

5G мобиль элемтәнең яңа буыны бик зур мөмкинлекләр бирәчәк һәм сәламәтлек өчен куркыныч түгел. Бу хакта онлайн-эфирда ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте

«Нурланыш күзлегеннән, борчылырга кирәкми, чөнки РФдә нурланыш нормалары дөньядагы иң катгыйларның берсе. Әгәр Скандинавия илләре белән чагыштырып карасак, кәрәзле элемтә нурланышы нормасы 10 тапкыр катгыйрак һәм АКШ белән чагыштырганда күпкә югарырак. Саннарда бу 1 кв. метрга 10 микроватт», дип билгеләп үтте Хәйруллин.

Хәзерге вакытта Татарстанда 5G вышкасы юк, дип искәртте Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса