Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР сәламәтлек саклау министры төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә куркынычсызлык чараларын бәяләде

Марат Садыйков РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүне оештырганда күрелгән куркынычсызлык чараларын югары бәяләде. Министр үз тавышын Казанның 68нче мәктәбендә бирде.

«Барлык куркынычсызлык чаралары да сакланган. Сез социаль дистанциянең саклануын, температура үлчәнүен, битлекләр, перчаткалар булуын, участок комиссиясе әгъзалары белән аралашу – барысы да югары дәрәҗәдә булуын үзегез күрдегез», – дип билгеләп үтте ул.

 

«Мин бүген Россия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү хокукыннан файдаландым. Безнең дәүләтнең төп бурычы-халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм гомер озынлыгын арттыру. Медицина ярдәме илнең бөтен территориясендә дә һәркем алырлык, үз вакытында һәм сыйфатлы булырга тиеш. Нәкъ менә бу үзгәрешләр приоритет буларак ныгытылган», – дип өстәде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса