ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Роспотребнадзор» татарстанлыларның җавапсызлыгын билгеләп үтте
Мондый тәртип йогышланучыларның саны артуга китерергә мөмкин.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Роспотребнадзор» республикада коронавирус чорында шәхси саклану кагыйдәләрен үтәмәүче татарстанлыларның җавапсызлыгын билгеләп үтте. Мондый фикер белән «Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина уртаклашты.
Аның фикеренчә, мондый тәртип йогышланучыларның саны артуга китерергә мөмкин.
Спикер җәмәгать троллейбусында барганда үзе күзәткән очрак турында сөйләде, анда дүрт пассажирның битлекләре ияк астында булган, ә калганнарының шәхси саклану чаралары бөтенләй булмаган.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, икенче дулкын башлану халыкның үзенә генә бәйле.
«Икенче дулкынның килүе сәламәтлек саклау системасына да, «Роспотребнадзор»ның тырышлыгына да бәйле булмаячак. Ә сезнең белән безгә бәйле булачак», – диде министр урынбасары.
Ведомство вәкилләре социаль дистанцияне сакларга, кулларны юарга, битлек һәм пирчәткәләр кияргә кирәклеген искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа