Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Роспотребнадзоры: Гыйнварда барлык чараларны үтәгәндә Covid-ситуация начараймаячак

Татарстанда яңа ел чаралары барлык санитария кагыйдәләрен үтәп узарга тиеш.

Татарстан халкы барлык санитар нормаларны үтәсә, Covid-19 коронавирусы белән авыру яңа ел бәйрәмнәреннән соң артмаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

«Бездә эпидпроцессның салмак агымы бара, әгәр декабрьдә карасак, бу 90, 93, 89 (очрак), менә бүген 95. <…> Әгәр без профилактика чараларын үтәсәк, бу саннарда без әлегә калачакбыз. Мөгаен, ел башында, әгәр барлык массакүләм чаралар тиешле таләпләрне үтәп үткәрелсә, без Яңа ел каникуллары чорында авыруларның нинди дә булса начарлануын күрмәячәкбез», – дип билгеләде спикер.

Авдонина татарстанлыларны Covid профилактикасы буенча барлык кагыйдәләрне үтәргә һәм грипптан прививка ясарга чакырды.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары, шулай ук, республикада эпидемия куркыныч характерда түгел һәм бүгенге авырулар саны декабрь ахырына кадәр сакланачак, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса