Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР “Роспотребнадзор” идарәсе ОРВИ, COVID-19 һәм пневмония җәһәтеннән Бөгелмә районындагы хәлләр турында сөйләде

Сентябрь аенда бөгелмәлеләрнең 60%ына прививка ясау планлаштырыла

ТР “Роспотребнадзор” идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге   хәбәр иткәнчә,  районда узган атнада коронавирус инфекциясе теркәлмәгән.

Үткән атнада 138 ОРВИ очрагы теркәлгән, бу, аннан алдагы атна белән чагыштырганда, 29,2 процентка кимрәк. Үпкә пневмониясенең  35 очрагы теркәлгән, бу алдагы атнага караганда 7 очракка күбрәк.

Барлык гражданнарга, бигрәк тә хәвеф-хәтәр төркемгә кергән затларга (өлкәннәргә, хроник авыруларга) җәмәгать урыннарына баруны мөмкин кадәр киметергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, үз-үзеңне начар хис иткәндә өйдә калырга һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сентябрьдә гриппка каршы прививка кампаниясе башланачак, халыкның 60% ын, беренче чиратта "хәтәр” төркемдәге затларны җәлеп итү планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса