Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР прокуратурасы үсмерне трассада автобустан төшереп калдырулары турындагы мәгълүматны тикшерәчәк

Автобус йөртүчесе яшүсмерне трассада Алабугага таба борылыш янында 100 сум акча биреп, төшереп калдырган.

ТР прокуратурасы үсмерне трассада автобустан төшереп калдырулары турындагы мәгълүматны тикшерәчәк. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә алдагы көндә Казан кешесе энекәшен Алабуга шәһәренә кадәр йөрүче рейс автобусына утыртуы турында сөйли. Әмма, автобус йөртүчесе ярты юлны узгач, Алабугага баручы пассажирлар саны аз булу сәбәпле, анда кермәвен хәбәр итә.

Автор сүзләренә караганда, йөртүче аның энесен, 100 сум акча биреп, шәһәр борылышында трассада калдырган. Малай каршы алырга тиешле кешеләргә шалтыраткан һәм алар аны килеп алган.

Татарстан прокуратурасы бу очракта мәгълүматны тикшерәчәк. Шәһәрләр арасында пассажирлар йөртүне оештыру турындагы таләпләрнең үтәлешен тикшерәчәкләр. Әгәр нинди дә булса хокук бозулар табылса, прокурор тарафыннан чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса