Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Президенты прокуратурага биш бала һәлак булган Иске Куактагы янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауны йөкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын корбаннары якыннарына кайгы уртаклашу белдерде һәм җирле үзидарә органнары белән социаль хезмәтләр гамәлләренә катгый бәя бирде, дип хәбәр итә бүген ТР Президенты матбугат хезмәте.

Моннан тыш, бүген хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә республика лидеры ТР Хөкүмәте һәм Татарстан прокуратурасына фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга, тиешле чаралар кабул итәргә, шулай ук имин булмаган гаиләләр белән эшләүне камилләштерү, шул исәптән балаларга яшәү өчен шартлар тудыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде. Рөстәм Миңнеханов, социаль якланмаган гаиләләр, бигрәк тә балалар зыян күрмәсен өчен җирле хакимият гаиләләрдәге хәлләрне белеп торырга, вакытында чарасын күрергә тиеш, дип ассызыклады. Координацион киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллинның Лениногорск районының Иске Куак авылында биш баланың һәм аларның әнисенең гомерен өзгән янгынга бәйле вазгыять турында докладын тыңлады. Бүгенгә вазгыять балалар омбудсмены Гүзәл Удачина контроленда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса