Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР Президенты Кызыл мәйданда Олимпия чемпионы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәрендә катнаша.

Дүрт тапкыр олимпия чемпионы Алексей Немов белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кызыл мәйданда очраштылар. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, танылган спортчы бик яхшы физик формада.

«100-еллыгына әзерләнәбез!» – дип аңлатты спортчы.

ТР Президенты һәм Алексей Немов кочаклашып күрештеләр. Аннары спортчы, Рөстәм Миңнехановка кирәк булган очракта, һәрвакыт элемтәдә торачагын билгеләп үтте. Элегрәк Олимпия чемпионы Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә мастер-класслар сериясе үткәргән иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Татарстан көннәрендә катнаша. Элегрәк ул Александровский бакчасында Билгесез Солдат каберенә чәчәкләр салды, Химки зиратында җирләнгән совет разведчигы Исхак Әхмәров һәм аның хатыны Хелен Лоури кабере өстендә һәйкәл ачуда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса