Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР мөселманнары Диния Нәзарәте: мөселманнарга коронавируска каршы вакцина ясатырга рөхсәт ителә

Татарстан мөфтияте прививка ясату турында карар кабул иткәндә медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

“Covid-19” коронавирусыннан вакцинация мөселманнар өчен рөхсәт ителә. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтендә, мәсьәләнең шәригать ягын һәм эпидемияләргә каршы көрәш тәҗрибәсен өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килделәр, дип хәбәр итә республика мөфтияте матбугат хезмәте.

Мондый бәяләмә Коръән һәм сөннәт нигезләмәләренә нигезләнә, аларда кеше тормышының кыйммәте һәм аны Аллаһы Тәгаләнең бөек бүләге буларак саклау кирәклеге турында күп тапкырлар раслана.

Прививканы ясату яки ясатмау турында бер карарга килгәнче, вирусологларга, иммунологларга һәм башка медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә, шуннан соң аларның консультацияләре буенча эш итәргә киңәш ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса