Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен балалар IT-хакатоны игълан ителде

Анда катнашу өчен 13-17 яшьлек Россия гражданнары һәм чит ил гражданнары чакырыла.

«IT-хакатон — CULTURE OUTSIDE BORDERS» республика конкурсы игълан ителде. Бу хакта "Татар-информ"МА яза.

"Хакатон балаларның мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кызыксынуларын стимуллаштыру, балаларда заманча цифрлы җитештерү күнекмәләрен үстерү, мобиль һәм веб — кушымталар эшләү күнекмәләрен үстерү, укучылар тарафыннан IT технология юнәлеше буенча проект эшчәнлегендә иҗади потенциалны һәм белемнәрне гамәлгә ашыру өчен өстәмә һөнәри компетенцияләр алу максатыннан оештырыла», - диелә ТР Мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Хакатонда 3-5 кешедән торган командалар катнаша ала. Анда катнашу өчен 13-17 яшьлек Россия гражданнары һәм чит ил гражданнары чакырыла.

Конкурс турында нигезләмә сылтама буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса