Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР халкын “Буыннар элемтәсе – хатларда тарих” проектында катнашырга чакыралар.

Акциядә катнашучылар, сугыш чорыннан калган фронт хатына җавап биреп, яшь солдатка, тыл хезмәткәренә мөрәҗәгать итә – үз юлламаларын үткәнебезгә юллый алачак.

Татарстан халкы “Буыннар элемтәсе – хатларда тарих” федераль проектында катнаша ала. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, проект Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм Россиядә Хәтер һәм Дан елына багышланган социаль акция булып тора.
    Сугыш вакытында фронттан килгән өчпочмаклы солдат хаты  аның туганнары белән бәйләгән бердәнбер өмет символы булган, бу – бәһасез тарихи документлар, шул авыр вакытлар турындагы бар хакыйкать. Аларны автомат прикладларына, хәрабәләр арасында табылган такта кисәгенә я башка сугышчының аркасына куеп та язганнар. Сугышчан хәрәкәтләр вакытында барлыгы 11 миллиардтан артык хат язылган, әмма аларның барысы да адресатларга барып ирешмәгән, күбесе җавапсыз да калган.
historyinletters.ru яңа цифрлы платформада теләге булган һәркем сугыш чорыннан калган фронт хатына җавап биреп, яшь солдатка, тыл хезмәтчәненә мөрәҗәгать итә – үткәннәргә юлламасын җибәрә ала.
Үз җавапларыгызны теләсә кайсы форматта – текст, аудио яки видео рәвешендә өстәргә була. Һәр кеше порталга шәхси гаилә архивыннан хатны, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына һәм якыннарына рәхмәт белдерә, шулай ук бүгенге тормышы турында сөйли, хыяллары, өметләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклаша ала. Иң яхшы җавап авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Конкурс 15 майга кадәр дәвам итә. Акциянең тулырак шартлары белән historyinletters.ru сайтында танышырга мөмкин.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса