Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Экология министрлыгы: “Экояз-2020” нәтиҗәләре буенча Татарстан лидерлар өчлегенә керергә тиеш

Татарстан халкын “ЭКОяз-2020” чаралары планы буенча фикер алышуга чакырдылар

1 апрельдән Татарстанда ЭКОяз-2020 дигән зур республика акциясе старт ала. Республика халкы территорияләрне җыештыру һәм чистарту буенча кыш буена җыелган чүп-чардан арындыру чаралары планы буенча фикер алышуга чакырыла. Бу хакта Татар-информ да узган матбугат конференциясендә ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин хәбәр итте.

Татарстан халкын фикер алышуда катнашырга чакырабыз. Без сезнең фикерегезне ишетү өчен, материалны эшләп бетерүгә махсус ике-өч атна калдырабыз һәм 1 апрельдән зур яшел фронт белән бөтен республика мәктәпләрендә, вузларында төрле җыештыру, экология дәресләре кебек чаралар башларга телибез, — диде матбугат конференциясендә катнашучы.

ЭКОяз-2019ны республикада 1 млн 178 мең кеше хуплаган. Узган елның яңалыгы – иске батарейкаларны җыю буенча акция һәм Яшел карандашэкологик рәсемнәр конкурсы үткәрү. Чарада Татарстанның күп санлы мәктәп укучылары катнашты. ЭКОяз нәтиҗәләре буенча тантаналы шартларда иң яхшы гаиләләр, балалар бакчалары, мәктәп һәм предприятиеләр бүләкләнде. Төп приз — Кырымга ялга баруны Чистайдан Долговлар гаиләсе алды.

Экология илкүләм проектында катнашу безнең өчен бик мөһим. Узган ел барлык муниципаль районнарда территорияләр чистартылды. Чүп-чардан чистартылган барлык су объектларының яр буе линиясенең озынлыгы 680 км тәшкил итте. Анда 54 мең кеше катнашты. Быел лидер-төбәкләр өчлегенә керү өчен күбрәк эшләргә кирәк булачак”, - дип ассызыклады Вәлиуллин.

Россиядә 2019 елдан башлап, Россия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә эшләнгән Экология милли проекты гамәлгә ашырыла. Проектның төп бурычлары - каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру, чүплекләрне бетерү, су объектларын экологик тернәкләндерү, Идел елгасына бүлеп бирелә торган юынтык суларны киметү.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/ecology/21-02-2020/m..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса