Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан прививкага язылу мөмкинлеге ачылды

Вакцинациягә онлайн яшәү урыны буенча медицина учреждениеләренә генә теркәлергә мөмкин.

Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында Covid-19 коронавирусыннан прививкага язылу мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакцинациягә чиратка басу өчен, старт битендә Covid-19 түләүсез вакцинация баннерынын табарга яки Табибка язылу хезмәтен сайларга кирәк. Шуннан соң прививка ясарга теләгән кеше сервис формасына эләгәчәк.

Шул ук вакытта, элегрәк күрсәтелмәгән булса, медицина полисын күрсәтергә һәм тәкъдим ителгәннәрдән уңайлы вакытны сайларга кирәк. Прививкага ТР хезмәтләре кушымтасы аша да язылырга мөмкин.

Республика саннар министрлыгында портал аша вакцинациягә яшәү урыны буенча медицина учреждениеләренә генә язылырга мөмкин дип ассызыкладылар.

Әгәр сезнең адреска беркетелгән хастаханәдә әлеге процедура үткәрелми икән, сезнең өчен вакцинациягә язылу мөмкин булмаячак, дип кисәттеләр ведомствода.

Республика хастаханәләренә яңа дозалар кергән саен, дәүләт хезмәтләре порталында Covid-19 прививка куярга мөмкин булачак поликлиникалар исемлеге киңәйтеләчәк.

Моннан тыш, тиздән яңа сервисны ясалма интеллект технологияләрен кулланучы Лилия тавыш ярдәмчесе белән интеграцияләү күздә тотыла. Ул Татарстан халкына прививка билгеләнгән вакыт турында вакцинациягә язылганнарның исләренә төшерәчәк.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/health/21-01-2021/na-portale-gosuslug-rt-otkrylas-zapis-na-privivku-ot-koronavirusa-5800510

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса