Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев: "Пандемия кимү ягына борылуга, Конституциягә төзәтмәләр буенча эшне төгәлләргә кирәк", - дип тәкъдим итте.

Парламентарий Төп законга кертергә тәкъдим ителә торган нигезләмәләрне хуплады.

Россиядә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшне төгәлләргә кирәк, дип билгеләп үтте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән әңгәмәдә Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев.Төзәтмәләр кертүгә әзерләнергә кирәк. Эпидемиягә бәйле куркыныч узып китүгә, үзгәрешләрне кабул итәргә кирәк, алар хокукый көченә керергә тиеш, – диде ул.

Парламентарий  Төп законга кертелергә тиешле төзәтмәләрне хуплый. Пандемия вакытында төзәтүләргә мөнәсәбәтен белдереп, ситуацияне  ныклап өйрәнергә кирәклеген дә әйтте:

          "Белгечләр, хокук белгечләре һәм җәмгыятьнең барысын да анализлавы кирәк. Моннан тыш, коронавирус белән бәйле хәлләр дә әле узмаган, аның бик көчле чагы. Моның белән ашыгырга кирәкми», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса