Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР буенча Россия Пенсия фонды: һәр пенсионер һәм инвалид өчен опекун табарга кирәк

Тәрбияләүче опекун яки ата-ана ай саен 10 мең сум, ә башка затлар 1 200 сум күләмендә акча ала.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды гражданнарны пенсионерларны карау буенча пособие сорап мөрәҗәгать итәргә чакырды. Хәзер ата-аналар яки опекуннар өчен түләү күләме аена 10 000 сум тәшкил итә, ә башка затлар өчен – 1 200 сум. Мондый мәгълүмат белән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы  идарәсенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук уртаклашты.

– Сиксән яшьлек гражданнарга һәм беренче төркем инвалидларга карата компенсацияләр билгеләү 100 процентка колачланмаган. Һәр кеше өчен караучы табылса иде, – диде ул.

Светлана Гайдук түләүне опекунның туганы гына түгел, башкалар да рәсмиләштерә ала, дип билгеләп үтте.

Компенсация алу өчен ике яктан да гариза кирәк. Шул ук вакытта инвалидны я өлкән яшҗтәгене караучы кеше эшкә урнашмаган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса