Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә коронавируска тестларның төгәллеге нәрсәгә бәйле икәнлеген аңлаттылар

Татарстанда 5 шәхси лаборатория һәм 14 дәүләт оешмасы эшли, аларга ПЦР-тест һәм анализ үткәрергә рөхсәт ителә.

Яңа коронавирус йогышына ПЦР-тестларның “хаталануы” бик кечкенә, 99,8-99,9 очракта дөрес нәтиҗә ачыклана. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Спикер, анализны дөрес алмаган очракта, дөрес булмаган нәтиҗә булырга мөмкин, шулай ук материалны анализга сыйфатсыз илтеп җиткергәндә дә ялгыш булырга мөмкин, дип ассызыклады.

«Әмма бу бүгенге көндә соңгысына шик юк, чөнки безнең барлык белгечләр, лаборантлар укытылган, аларның бу эш белән чыннан да шөгыльләнә алулары турында   таныклыклары бар», – дип билгеләп үтте урынбасары.

Шулай ук ПЦР методы белән тест ясый ала торган оешмалар исемлеге дә бар, анда учреждениеләр тикшерүдән соң эләгә. Любовь Геннадьевна сүзләренә караганда, аларда кирәкле җиһазларның булуын һәм  персоналның әзерлеген ныклап тикшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса